Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт муниципаль районы башлыгы призына теннис буенча бөтенроссия турнирында якташларыбыз җиңүчеләр сафында

"Теннис-сити"да балалар арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы призына теннис буенча бөтенроссия турниры тәмам.

Әлеге ярышлар беренче тапкыр юбилейлар уңаеннан оештырылды. 6 көн дәвамында бәйгедә илнең 10 төбәгеннән яшь спортчылар көч сынашты. Нефтьчеләр каласының яшь теннис осталары да уңышлы чыгыш ясады. 12 яшькәчә төркемдә малайлар арасында беренче урынны Э. Абайдуллин яулады. Парлы разрядта И. Симакин, Э. Абайдуллин шулай ук беренче баскычка күтәрелде. Р. Харматуллин, Н. Михалев пары икенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250