Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт «Моржлары» Уфаны яулады

Башкортстанның кышкы йөзү тарихында беренче тапкыр Уфада Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән килгән йөзүчеләр, шул исәптән Әлмәт «моржлары» катнашында иң массачыл бәйрәм узды.

Тугандаш республика башкаласында гадәти режимда башланып киткән ярышлар чын мәгънәсендә кышкы шоу-манзарага әверелде дисәң дә артык булмастыр. Йөзүчеләр өчен билгеләнгән 50, 100 һәм 300 метрлы дистанцияләр шактый арттырылып, кайбер очракларда хәтта 450 һәм 1000 метрга да җитте. Ярышлар өчен өч су юлы ясалуы да бәйрәмнең бер үзенчәлеге булып тора иде. Ә алар тирәсендә, ярышларга тагын да ямь өстәп, төрледән-төрле чыгышлар тәкъдим ителде, бию номерлары, мәзәкләр сәхнәләштереп күрсәтелде.

Әйтергә кирәк, барлык дистанцияләрдә дә РФдә югары квалификация күрсәткечләренә туры килә торган иң җитди нәтиҗәләр теркәлде. Әлмәттән Михаил Землянов белән Евгений Пегов үз яшь категорияләрендә иң яхшылар булып танылдылар.

Чемпионатның беренче көне тәмамланганнан соң кич белән дустанә шартларда аралашу дәвам итте. Уфалылар үз көчләре белән бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде. Анда профессиональ артистлар да, республика башкаласының спорт кунаклары да катнашты.

«Татарстан Республикасының кышкы йөзү спорт федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Уфа каласына чемпионатка барырга транспорт бүлеп биргәне өчен «Татнефть» ААҖгә ихлас рәхмәтләрен белдерә.

Федерация рәисе Валерий Мальцев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250