Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт «моржлары» кышка әзерләнә

Әлмәтнең «Айсберг» клубы йөзүчеләре узган ял көнендә Кама елгасында чираттагы марафон узышында катнашты.

Бу аларның унҗиденче ел рәттән җыелулары инде. «Сентябрьдә җыелу» кышкы йөзүне үз итүчеләр өчен үзенчәлекле смотр булып тора. Кышкы сезон башланыр алдыннан моржлар әнә шулай әзерлекләрен тикшерәләр икән.

Бу юлы марафон узышында Казан, Алабуга, Әлмәттән, Чистай, Лениногорскидан, шулай ук Удмуртиянең җыелма командасыннан кырыктан артык йөзүче катнашкан.

Әлмәтлеләрдән бу көнне Вячеслав Трапезников, Рафаил Әскаров, Рәшит Зыятдинов, бер сәгать эчендә өч чакрым араны йөзеп үтеп, иң яхшылар булып танылганнар. Шулай ук Михаил Землянов, Илфат Абдеев, Вячеслав Меркулов, Илдар Фәрхетдинов, Наталья Косякова, Надежда Квасова, Надежда Теплинская, Гөлсем Нурхәмәтова да алардан күпкә калышмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса