Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт медиклары швед эстафетасында катнашты

Әлмәт медиклары чираттагы XI спартакиадага старт бирде.

Ел дәвамында алар спортның җиңел атлетика, волейбол, бильярд, өстәл теннисы, чаңгы ярышы, шахмат, йөзү, ату кебек спортның 11 төре буенча араларыннан иң кыю, көчле һәм җитезне ачыклый. Бу юлы старт сызыгына 14 дәвалау һәм профилактика учреждениесе вәкилләре басты. Быел аларга булачак медиклар - Әлмәт медицина көллияте дә кушылды.

Элек-электән физкультура һәм спорт медицина хезмәткәрләренең тугры юлдашы, ышанычлы дусты һәм ярдәмчесе дилщр. Әлеге шигарь бүген дә актуаль. Бу хакта 11 спартакиаданы ачу тантанасында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин да ассызыклады.

- Медицина хезмәткәрләрнең сәламәтләндерү чараларында катнашуы, спорт белән актив шөгельләнүе аеруча куанычлы. Саулык өчен көрәшнең үзебездән башлануына сез ачык мисал һәм башкаларга үрнәк, - диде төбәкнең баш табибы.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Әлмәтнең медицина тармагында 3000 ләп кеше эшли. Шуларның 60 процентлабы спорт белән даими шөгельләнә. Әлмәт медикларының җыелма командасы республика ярышларында да үзләрен иң көчле спортчылар буларак танытты.

11 спартакиаданы ачу тантанасыннан соң, спортчылар беренче бәйге - җиңел атлетикада җитезләрне ачыкларга шәһәр стадионына чыкты. Салкын җил, яңгыр тамчылап торуга карамастан һәммәсе күтәренке кәеф, җиңүгә ышаныч белән швед эстафетасы стартына басты.

Сүз уңаенда, узган 10 нчы спартакиаданы ябу тантанасында 11 нчесендә Әлмәттәге хезмәттәшләренә кушылырга теләк белдергән һәм вәгъдә биреп киткән бөгелмәлеләр юк иде. Әлмәтлеләрнең үҗәтлеге куркыткандыр, мөгәен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса