Әлмәт таңнары

Әлмәт өлкәннәре авырудан качу юлын тапкан (+ ФОТОЛАР)

Бүген Әлмәттә "Өченче яшь" спартакиадасының бишенчесенә старт бирелде.

Ул лаеклы ялдагылар өчен спорт бәйрәменә әверелде. Кул эшләреннән күргәзмә, үзешчәннәр чыгышы, медицина профилактикасы үзәге оештырган фиточәй, кан басымын үлчәүләре - барысы да һәркемнең күңеленә хуш килде. Башта дүртенче спартакиадага йомгак ясалды, активистларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Пенсия фонды идарәсе дә махсус бүләк әзерләгән булып чыкты. Узган спартакиаданың җиңүчесе булып "Әлмәтнефть" идарәсе ветераннары танылды. Бу көнне өлкәннәр алга иелү буенча ГТО нормасын да тапшырды. Пенсионерлар шат, кайсы белән генә сөйләшмә, спорт белән шөгыльләнә башлагач сырхауларының юкка чыгуын әйтә.

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: