Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт кызлары пауэрлифтинг буенча Европа беренчелегендә һәм Дөнья Чемпионатында катнашачак

Әлмәт физик культура колледжы студентлары Алинә Дәүләтшина белән Екатерина Жильцовалар пауэрлифтинг буенча май аенда узачак Европа беренчелегендә һәм Дөнья Чемпионатында катнашачак.

Әлмәт кызлары мондый мәртәбәле ярышларга эләгү хокукына шактый олпат җиңүләре аша иреште. 2013 елның декабрендә Алабугада узган Татарстан Кубогына ярышларда Алинә дә Екатерина да беренече урынны алдылар һәм республика чемпионнары дәрәҗәсенә лаек булдылар. 2013 елда Башкортстанда үткән Идел буе Федераль округы ярышларында Екатерина беренче, ә Алинә өченче булды.

Ә Россия беренчелегендә Алинә җиңүгә ирешеп, Россия чемпионы булды. Екатерина исә икенче урынны алып Россия Чемпионаты призеры булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250