Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт көрәшчесе хаҗга юлламаны көрәштә җиңеп алган

"Бу вакыйга минем өчен дә могҗиза кебек килеп чыкты", - ди танылган көрәшче, әле күптән түгел генә хаҗга барып кайткан Рүзил Ганиев.

Юлламаны ул көрәштә җиңеп алган.
"Азнакайда ел саен Әслам Шакиров призына көрәш турниры уза. Аның уллары Руслан белән Рөстәм, гаиләсе баш батырга төп приз итеп соңгы ике елда хаҗга юллама тапшыралар. Үз авырлыгында чемпион калган егетләр бу исем өчен көрәшеп тормый, гадел булсын дип, жирәбә генә тарталар. Бу юлы җиңү миңа насыйп булды, - дип сөенечен уртаклашты Рүзил. - Дөресен әйткәндә, үзем турында уйламадым да, эчемнән генә: "Юллама дустыбыз Руслан Нургалиевка чыксын иде",- дип теләдем. Әмма юллама миңа булды. Аллаһы Тәгалә миңа дөрес юлга чыгарга насыйп иткән, күрәсең. Ураза аенда намазга бастым, хаҗга барырга ниятләдем. Азнакайлар төркеме белән 11 кеше Уфадан Истанбулга, аннан Җиддәгә очтык. Шулай итеп, хаҗ гамәлләрен үтәп кайттык.

- Хаҗи булгач, ниләр үзгәрде?

- Хаҗда нәрсәдер калган кебек. Күңел шунда тарта. Анда башка дөнья - рухи вәзгыять тә икенче, күңелгә дә рәхәт, кешеләр дә барысы да тигез. Башка егетләргә дә хаҗга барып кайтырга насыйп булсын иде. Китәр алдыннан якыннарым, дусларым, танышларымның фикерләре төрлечә булды. Берәүләр мондый мөмкинлектән файдаланырга киңәш бирде. Икенчеләр әйтүенчә, миңа әле мондый җаваплы адым ясарга иртәрәк булган. Әмма тәвәккәлләп, фарыз гамәлне кылдым. Хәзер, әлбәттә, җаваплылык та артты. Башкаларга үрнәк булырга тырышам. Безгә карап яшьләр дингә килсен. Сабыр булырга тырышам. Көрәштә бу сыйфат аеруча кирәк. Яшермим, кайчак ачу килгән чаклар да була. Гыйлем дә, сабырлык та җитеп бетмидер әле, күрәсең.

- Ә диннең спортка ярдәме бармы?

- Диннең бернәрсәгә дә зыяны юк. Бары яхшылыкка гына өнди. Шул исәптән спортта да. Спортчыларга исә режимны бозмаска ярдәм итә. Анысы да - беләсез инде, мөһим нәрсә. Дин ул сәламәтлеккә дә, чисталыкка да зур игътибар дигән сүз. Хаҗдан кайткач, көрәштә барысы да шул килеш калды. Күнегүләр вакытында намазга басабыз. Безнең командадагы алты егет намазда. Өчебез - Фәнил Минһаҗев, Айвар Билалов һәм мин хаҗга барып кайттык. Калганнарга да изге сәфәр кылырга насыйп булсын иде.

- Шулай да келәмгә әйләнеп кайту җиңел булмагандыр?

- Без Согуд Гарәбстанында 25 көн булдык. Хаҗга баргач, урамда йөгереп, күнегүләр ясап йөреп булмый бит инде. Гыйбадәт кылырга, китаплар укырга тырыштык. Хәзер менә үз үлчәү авырлыгымда чыгыш ясау өчен биш килоны куарга туры килде. Кайтып, ике атна шөгыльләндек тә ярышка килдек. Җиңел түгел, әлбәттә. Аның каравы соңгы елларда Татарстан Чемпионатында беренче өчлеккә кергән юк иде. Быел менә шуңа ирештем ("Ватаным Татарстан" хәбәрчесе белән сөйләшкәннән соң Рүзил, ярымфиналда оттырып, ярышта өченче урынны алды - ред.). Гомумән, бу ярыш минем өчен иң авырлардан санала. Татарстан беренчелеген ике мәртәбә 55 килода чыгыш ясаганда оттым. Шуннан бирле юк. Ул авырлык үлчәве бетерелеп, 60 килога күчкәч, Муса Җәлил турнирын да, Авыл хуҗалыгы бәйгесен дә берничә тапкыр откан бар, ә монысын - юк. Киләсе елның мартында миңа 30 яшь тула инде. Ә җиңел авырлык үлчәве өчен бу инде - ветеран дигән сүз. Быел карьерамны тәмамларга дип тә уйлыйм. Тик җиңелеп тә китәсе килми. Инде җиңсәң, тагын көрәшәсе килә.
- Әле тормышта да көрәшәсе бар...

- Өч кыз атасы мин. Зурсы икенче сыйныфта, иң кечкенәсенә өч яшь тула. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, тагын балаларыбыз булырга мөмкин әле. Бала бит ул - бәрәкәт, куаныч. Торыр урыныбыз, эшләр эшебез бар. Аллага шөкер, тормышта барысы да тәртиптә.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250