Әлмәт көрәшчеләре Россия чемпионатына әзерләнә
6-8 декабрьдә Уфада көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Анда Татарстаннан 9 спортчы катнаша.
Республика җыелмасындагы 9 көрәшченең 6 сы әлмәтлеләр. Ярышлар тугыз үлчәү категориясендә узачак. Әлеге җитди алышка көрәшчеләрне тренер Ильяс Билалов әзерли.
Чемпионатка әзерлек һәм башка оештыру мәсьәләлре турында фикер алышырга Әлмәткә "Көрәш" татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе директоры Равил Хәйруллин килде. Визит барышында ул район җитәкчеләре белән дә очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа