Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт көрәшчеләре – дөнья чемпионнары!

Бүген Казанда көрәш һәм билбау көрәш буенча дөнья чемпионаты башланды. Анда катнашу өчен 20 илдән 200 ләп спортчы килде. Безнең Әлмәт егетләре дә көч сынашуга киткән иде.

"Көрәш" буенча ярышлар бүген үтте. Алты үлчәү категориясенең өчесендә якташларыбыз Ильяс Галимов, Рамил Синәкәев һәм Айвар Билалов дөньяның иң көчле көрәшчеләре белән бил алышты. Әмма иң көчлеләр, батырлар булып әлмәтлеләр чыкты. Аларның өчесе дә дөнья чемпионы булып танылды. Көрәшчеләребезне ихластан бу җиңүләре белән котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса