Әлмәт таңнары

Әлмәт көрәшчеләре беренче!

Бүген Казанда "Көрәш" буенча XX республика шәхси-команда ярышлары тәмамланды.

Турнир 22 сеннән 24 енә кадәр барды. Ярышларда 300 дән артык спортчы катнашты. Спортчылар 60, 70, 80, 90, 100, 130, .130 кг дан да авыррак үлчәү категорияләрендә бил алышты. Әлмәтлеләр чираттагы тапкыр иң көчле булуларын күрсәтте. Рүзил Ганиев, Айвар Билалов, Ильяс Галимов чемпион булдылар. Рөстәм Мухамов икенче урын алды. Нәтиҗә буенча Әлмәт командасы беренче урынга чыкты. Менә ничә ел рәттән инде беренчелек безнең кулдан ычкынмый. Икенче урында Теләче районы, өченчедә "Ак Барс - Әгерҗе" командасы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: