Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт көрәш турнирына әзерләнә

Әлмәт җирендә менә өченче ел рәттән герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Көрәш» турниры үткәрелә.

Быел ул Бөтенроссия күләмендә статусы белән 6-8 февральдә "Татнефть» ААҖ спорткомплексында үтәчәк. Ярышларның Әлмәттә үтүе очраклы түгел - район башлыгы булышлыгы белән бездә спортның бу төрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Турнирның мөһимлеген аңлап, аңа зур әзерлек эшләре башланды инде.

Бөтенроссия турниры ике яшь категориясендә үткәреләчәк: (17-18 яшьлек) 1997-1998 елгы үсмерләр һәм 1996 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында. Дәрәҗәле турнирда Әлмәтнең җыелма командасы да катнашачак. Республикада иң көчлеләр буларак, безнең егетләр Муса Җәлил истәлегенә турнир кубогын дүрт ел рәттән яуладылар инде. Быел да аларга уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса