Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт коммунальчылары мылтыктан атты

Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә хезмәт куючылар арасында уздырылучы чираттагы спартакиадага йомгак ясарга берничә ай гына калып бара.

Бу юлы пневматик мылтыктан атуда осталык сыналды. Әлеге ярышта 11 предприятие көч сынашты. Быел ярышларга бераз үзгәрешләр дә кертелгән иде. Әгәр спартакиадада җитәкче дә катнаша икән, сиңа өстәмә балл өстәлә. Кайберәүләр бу форсаттан файдаланды да. Шәхси зачетта иң төз мәрганчы булып "Әлмәт-Водоканал"дан Наталья Урманова булып чыкты. Команда буенча иң күп баллны "Надежда", "Темп", "Успех" җәмгыятьләренең берләштерерлгән командасы туплады. АПТС икенче, "Әлмәт-Водоканал" өченче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса