Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт командасы суднолар моделе буенча ярышларда 1 урынны яулады

Әлмәттә суднолар моделе буенча шәхси-команда беренчелеге ярышлары узды.

Анда 7 яшьтән алып 15 яшькәчә 36 бала катнашты. Әлмәт данын яшь техниклар станциясе яклады. Балык Бистәсе өчен "Балалар иҗаты үзәге" көч сынады. Казан бу бәйгегә 2 команда - "Чкалов исемендәге балалар техник иҗаты үзәге" һәм "Мәктәптән тыш эш үзәге" вәкилләрен җибәргән иде. Алексеевский һәм Чирмешән командалары бу юлы ярышларны тамашачы буларак күзәтте.

Ярышларда 8 комплект медаль уйнатылды. Команда беренчелегендә әлмәтлеләргә тиңнәр булмады. Икенче урынга Балык Бистәсе балалары чыкты, Өченчедә - башкаланың "Чкалов исемендәге балалар техник иҗаты үзәге" командасы.

Әлеге нәтиҗәләр буенча Татарстан җыелмасы составы расланды. Алар 22 марттан 28 енә кадәр Балык Бистәсендә узачак суднолар моделе спорты буенча Россия беренчелегендә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250