Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт командасы – өченче

Әлмәтнең җыелма командасы физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең II республика спартакиадасында катнашты. Ярышларда Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан килгән 22 команда составында 416 спортчы чыгыш ясады.

Программага җиңел атлетика өстәл теннисы, йөзү, бочче, голбол, мини-футбол кертелгән иде. Әлмәтнең 15 кешедән торган командасы спартакиадада уңышлы чыгыш ясады. Сукырлар арасындагы голболда әлмәтлеләр командасы беренче урын яулады, өстәл теннисында өч урынны да безнекеләр алды, шәхси зачетта йөзүдә Богдан Мохов һәм Артур Ханипов, өстәл теннисында Андрей Рыбин һәм Альберт Умаров беренче урынга чыктылар. Җиңел атлетикада Максум Усамбеков финишкаи өченче килде. Барлык ярышлар буенча команда зачетында Әлмәт командасы бронзаны отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса