Әлмәт каратистлары – Татарстан беренчелеге чемпионнары
Киокусинкай каратэ буенча Түбән Кама шәһәрендә узган Татарстан беренчелегендә безнекләр сынатмады.
"Кумитэ" буенча 12-13, 14-15, 16-17 яшьлекләр һәм 18 яшьтән өлкәннәр көч сынашты. Ярышларда барлыгы унга якын шәһәр һәм районнан 200 спортчы катнашты. Шуларның 130 ы Киокушин белән шөгыльләнүчеләр. Моннан тыш, Айкидо, Кудо, Муатай стильләре тарафдарлары да бар иде.
Әлмәттән Никита Клочков һәм Булат Шәймуратов беренче урынга лаек булды. Глеб Прохоров 2 нче урынга чыкты. Пьедесталның 3 нче баскычына Айрат Шәрәфетдинов һәм Раил Вәлиев күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа