Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт физик-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлеген оештырган республиканың иң яхшы муниципаль берәмлеге булып танылды

Шушы көннәрдә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында 2013 нче елда Россия укучыларының VI кышкы Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын котладылар.

Шулай ук, 2012 нче елда физик-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлеген оештырганга, республиканың муниципаль берәмлекләре бүләкләнде

Республика Спартакиаданың 3 нче этабына кертелгән 8 спорт төрендә катнашты. Татарстан җыелма командасына республиканың 27 учреждениесе вәкилләре керде. 3 нче этапта Идел буе федераль округында

15 медаль яуланган (3 алтын, 6 көмеш, 6 бронза). Шулай итеп, Татарстан 1 нче гомумкоманда урынын үзенә кайтарган. Спартакиада финалында 86 Татарстан спортчысы катнашкан. Финал нәтиҗәләре буенча, Татарстан Россиянең 66 төбәге арасында 9 нчы гомумкоманда урынын алган.

Спартакиада җиңүчеләре һәм призерлары, аларның тренерлары ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының грамоталары белән бүләкләнде.

Чара барышында, 2012 нче елда физик-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлеген оештырганга, республиканың муниципаль берәмлекләре бүләкләнде. 50 меңгә кадәр халкы булган төркемдә 3 нче урынны Балтач районы алды, 2 нче - Спас районы, 1 нче урында - Саба районы. 100 меңгә кадәр халкы булган төркемдә Арча районы (3 нче урын), Зәй районы (2 нче урын) һәм Чистай районы (1 нче урын) бүләкләнде. 100 меңнән артык халкы булган төркемдә Яр Чаллы 3 нче урынны алды, 2 нчедә - Түбән Кама һәм 1 нче урында - Әлмәт районы, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250