Әлмәт егетләре самбо буенча республика беренчелегендә сынатмады
Казанда 1996-1997 елгы үсмерләр арасында узган республика беренчелегенә ярышларда катнашкан 300 дән артык спортчы арасында әлмәтлеләр дә бар иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы ярышларында көч сынашу өчен Татарстан командасына сайлап алу да үткәрелде. Якташларыбыз лаеклы чыгыш ясады дип әйтергә нигез бар - Александр Крайнов 56 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә I урын алды, Юрий Мартынов (52 кг кадәр) икенче булды. Аларның икесе дә республика җыелма командасы составына кертелде.
87 кг кадәр авырлыкта Валерий Сулбаев III урын яулады. Кызлар арасында Татьяна Мөхәммәтова (65 кг кадәр) икенче булды. Алар барысы да физкультура көллиятендә белем ала.
Әзерләде Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа