Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт чемпионатта катнашырмы?! (+ игнфографика )

Бүген Казанда су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачыла. СССР һәм Россия тарихында беренче тапкыр уздырылачак вакыйга кысаларында дөньяның иң шәп спортчылары йөзү, ачык суда йөзү, хай-дайвинг һәм суга сикерү, синхрон йөзү һәм су полосы буенча көч сынашачак.

Ярышлар үз эченә шулай ук "Мастерс" категориясендә дә дөнья чемпионатын ала. Якын киләчәктә мондый дәрәҗәле ярышларда әлмәтлеләр дә катнашырга җыена.

Казаныбыз су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итү хокукын 2013 елда XXVII дөньякүләм җәйге Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәргәннән соң яулады. Универсиада өчен махсус төзелгән заманча технологияле спорт объектлары зур даирәдәге ярышларны уздырырга мөмкинлек бирүе белән генә түгел, ә республикабыз халкына, аның сәламәт киләчәгенә дә лаеклы кертем буларак кадерле. Без, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз әлеге спортта да көчле булып үсәчәк дигән сүз бит бу. Шөкер, бу өлкәдә безнең лаеклы кешеләребез бар.

Таныш булыгыз: Светлана Вәлиәхмәтова. Шәһәребезнең суда йөзү буенча алдынгы һәм мактауга лаек тренерларының берсе. Нәкь менә тренер, иструктор белән бутарга ярамый. Инструктор - суда йөзәргә өйрәтә, ә тренер - теге яки бу өлкәдә спортчыларны тәрбияли.

Светлана - Яр Чаллы кызы. Әти-әнисе данлыклы "КамАЗ" заводы эшчеләре, спортка бер катнашы да булмаган гап-гади кешеләр.

- Бала вакыттан ук физик күрсәткечләремә буладыр инде мәктәптән теге яки бу спорт төренә тренерлар үзләре сайлап алалар иде. Ни белән генә шөгыльләнмәдем! Йөздем дә, дзюдога да йөрдем, тик өстенлекле юнәлеш итеп җиңел атлетиканы сайладым, - дип үзе турында сөйли башлады тренер.

Нәтиҗәдә, спорт белән дус кызый үзе өчен бердәнбер дөрес һәм туры юлны сайлый - физик культура институтын уңышлы тәмамлый. Башта мәктәптә физкультура укыта. 2002 елда Әлмәткә күчеп килгәч, "Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге"нә йөзү буенча өстәмә белем бирү педагогы - инструктор булып эшкә урнаша. Шунда бассейн мөдире булып китә һәм балаларны суда үзләрен балык кебек хис итәргә өйрәтә башлый.

- Шул вакытта тренерлык эшен тормыш рәвешем икәнен тойдым. Балаларны теге яки бу өстенлеге өчен сайлап алмадым - Әлмәтнең башка тренерлары тәкъдиме буенча да кабул иттем, әти-әниләре алып килгәннәрен дә сыендырдым. Минем тренерлык сәләтемне үстерергә шәһәребезнең күренекле йөзү буенча Россия спорт мастеры, район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхаттаров ярдәм итте, - дип сөйли бүген 25 нче мәктәптә физкультура укытучысы, шулай ук Әлмәтнең олимпия резервындагы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә (ДЮСШОР) суда йөзү бүлегендә хезмәт куючы Светлана ханым.

Аның кулы астында егермеләп бала шөгыльләнә. Уку елы дәвамында ел саен ул алдынгы спортчыларын төрледән-төрле бәйгеләргә йөртә, җәйне яллар чорында инде берничә ел рәттән Кара диңгезгә алып бара. Әлеге сәяхәтнең максаты бер - бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып ачык һавада тренировкалар уздыру, спортчыларында көчле рух, бердәм дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Светлана ханымның бүгенге көндә йөзек кашы булырдай ике спортчысы билгеле. Берсе - Россия спорт мастерына кандидат Диләрә Шәйхаттарова, икенчесе - Россия спорт мастеры Эдуард Вәлиәхмәтов, аның улы.

Эуардны әни кеше дүрт яшендә хоккейга бирә. Әлбәттә, йөзәргә дә ул бик иртә өйрәнә. Бервакыт әнисе янына бассейнга килгәч, Светлана аны күзәтеп тора һәм хоккей өслегендәге мавыгуын - җылы су астындагысына алыштырырга карар кыла.

- Эчке тоемлавым, берникадәр дәрәҗәдәге тәҗрибәмә таянып шулай эшләдем. Бүген әни буларак та, тренер буларак та бик дөрес карарга килгәнмен дип шатланып туялмыйм. Төрле вакытлары булды улымның - спорт буларак суда йөзүне ташларга да җыенды. Тик мин катгый идем, бүген аның нәтиҗәсен күреп бергә шатланабыз. Улым еш кына мәҗбүри эшләткән көннәр өчен рәхмәт әйтә, - ди ул.

Светлана суда йөзүнең кеше организмы өчен бик файдалы булуын ассызыклый, җир шары 80 % судан тора, шуңа күрә кеше, һичшиксез, йөзә белергә тиеш дип саный. Шул ук вакытта спорт төре буларак йөзү теләсә кемгә дә бирелми һәм югары нәтиҗәләргә ирешү дә җиңел эш булмаганлыгын ачык аңлый.

- Бала спортта үссен өчен тренер белән бергә ата-ана да тырышырга тиеш. Башта кулыннан тотып йөртергә, аннары терәк булып, үссендереп торырга һәм ни генә булса да нарасыеның көченә ышанырга, - ди тренер ана.

Бүген спорт мастеры Эдуард Вәлиәхмәтов Россия юниорлар командасы составында Волгоградта тренировкада. Әнисе сүзләренчә, ул булган нәтиҗәләреннән канәгатьләнеп калмыйча, алга таба үсәргә хыяллана. Ә Светлана ханым аны Россиянең атказанган спорт мастеры итеп күрәсе килә.

- Монысы - әни кеше буларак хыялым. Ә менә тренер буларак мин шәһәребездә су спорт төрләрен үстерердәй комплекс булуы хакында хыялланам. Анда, һичшиксез, 50 метрлы бассейн, тренажерлар залы булырга тиеш. Казанда яки Волгоградтагы кебек. Ул чагында, беләсезме, ничек шәп булыр иде?! - ди Светлана Вәлиәхмәтова.

Россия өчен ел вакыйгасы булган чемпионатны да ул шундый түземсезлек белән көтеп алган. Һәр спорт төрен карар өчен билетлар алып, алдан ук кунакханәсен дә тапкан.

- Минем балалар да төрле дәрәҗәдәге ярышларга барып, берәр төрле яңалык табып кайта. Ә бу юлы дөнья чемпионнары үзләре безгә киләчәк. Теләсә кайсы тренер яки спортчы өчен бу бит илһам чыганагы!

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса