Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәт боксчылары Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

Татарстанның көньяк-көнчыгышы бокс федерациясе яшь спортчылары яңа елны уңышлы башладылар.


17-22 февральдә Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә һәм Казанда бокс буенча Татарстан беренчелеге үтте. Анда бөтен республикадан 140 спортчы катнашты. Нефть башкаласыннан берничә спортчы призлы урыннар алды. Балалар-яшьләр спорт мәктәбенең "Виталий" спорт клубыннан Миружан Агазарян (41,5 кг), Илья Зарубин (50 кг) 3-нче урыннар алды, "Олга" клубыннан Ширхан Гусейнов (54 кг) икенче урынга чыкты. "Виталий" клубыннан Виталий Петряков (44,5кг) җиңүче булды һәм чемпионатның иң яхшы боксеры итеп танылды. Ул Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукы алды, дип хәбәр итә almetyevsk.tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250