Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Кыюлар тау чаңгысын үз итә

Әлмәтне нефтьчеләр генә түгел, спортчылар каласы дисәң дә була. Республика, Россия күләмендә, хәтта халыкара ярышларда да яуланган җиңүләр шул хакта сөйли.

Тау чаңгысы, сноуборд белән шөгыльләнүчеләр дә уңышлары белән куандыра башлады. 13 апрельдә "Юбилейный" Спорт сараенда әлеге спорт төрен үз итүчеләр белән матбугат конференциясе оештырылды.

Балалар спорт секциясе тренеры, ТР тау чаңгысы спорты һәм сноуборд федерациясенең республика көньяк-көнчыгыш бүлеге җитәкчесе Владимир Ярославлев сезонга йомгак ясап, аның яхшы узуын, быел тау чаңгысы буенча ярышларда күп катнашуларын билгеләп үтте. Үсмерләр Р.Сафиуллин, М.Новиков, А.Ярославлева, Т.Агафонова һәм башкалар Татарстан Республикасы җыелма командасына кертелгән. Кызлар Татарстанның данын яклап, яшьләр арасындагы Россия чемпионатында чыгыш ясаганнар. Тренерлары аларның чыгышларыннан бик канәгать.

Безне - Әлмәт шәһәрен, "Татнефть" компаниясен, биредә менә дигән тау чаңгысы комплексы булуын Россия күләмендә дә беләләр. Шушындый комплекс ясаганнары, тау чаңгысы белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырганнары өчен "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка һәм "Ямашнефть" идарәсе начальнгы В.В.Смыковка зур рәхмәт. Без биредә кыш башлану белән апрель уртасына кадәр шөгыльләнә алабыз, - ди тренер.

В.Ярославлев спортның бу төрен тагын да күбрәк балалар үз итсен иде теләген дә җиткерде. Аның фикеренчә, спорт мастерлары тәрбияләү өчен секциягә йөзәрләгән баланың йөрүе кирәк. Аннан соң өйдә, компьютер артында утырганчы спорт белән шөгыльләнү күпкә файдалы. Тау чаңгысында шуганда тизлек сәгатенә 120-130 километрга кадәр тәшкил итә. Әмма бу үсмерләрне һич кенә дә куркытмый. Киресенчә, аларга экстрим, таудан төшкәндәге "очыш" бик нык ошый. Р.Сафиуллин тау чаңгысыннан тыш баскетбол, футбол уйный. А.Ярославлева музыка мәктәбен тәмамланган, фортепьяно, хореография белән дә шөгыльләнә.

Ә менә "Татспецтранспорт" УК" җәмгыятендә эшләүче Альберт Сәлимгәрәев "Prorider show" сноубордистларның фестивале квалификациясендә өченче урынны алган һәм Россиянең иң яхшы спортчылары арасына кертелгән. Ул спортның бу төре белән 7 ел шөгыльләнә инде. Быелгы спорт сезонын "Татнефть" ААҖ хезмәткәрләре арасындагы спартакиадага гигант слалом буенча сайлап алу ярышлары белән башлап җибәргән. Бөтен этапларны узып, спартакиада һәм компаниянең яшьләр оешмалары арасындагы ярышларда беренче урыннар алган егет сноуборд буенча 23 февральдә "Казан" милли-мәдәни үзәге сөзәклегендә үткән "big air"- YETI JUMP" дисциплинасында да җиңү яулый. Аннан соң ул сноуборд-слоупстайл буенча ярышларда катнаша һәм нәтиҗәдә халыкара рейтингка кертелә. 2 апрельдә Чиләбе өлкәсендә узган "Кубок Tele2" кышкы фестивалендә Альберт профессионал спортчы буларак чыгыш ясый. Якташыбыз 7 апрельдә үткән профессионал райдерларның "Prorider show" икенче фестивале кысаларындагы ярышларда да катнаша һәм квалификациядә 3 нче урынны, гомуми зачетта җиденче урынны ала. Альберт сноуборд буенча Россия җыелма командасына керергә һәм Сочида узачак Олимпиадада катнашырга хыяллана.

"Татнефть Энергосервис" УК ҖЧҖ хезмәт куючы Рөстәм Әхмәтҗановның да уңышлары байтак. "Татнефть" ААҖ спартакиадасындагы ярышлар аңа да җиңү алып килгән. Сүз уңаенда компаниянең сноуборд буенча ярышларны бишенче ел рәттән оештыруын да искәртеп үтәргә кирәк. Курку белмәс егет Халыкара профессионал сноуборд турында катнашкан. Рөстәм чаңгыга кече яшьтә үк баскан. Ул сноубордны спортның яхшы, кызыклы төре, калабызда сноубордчылар әзерләүче мәктәп кирәк дип исәпли.

Сезон ябылганга карап шөгыльләнүләр туктамый. Җәйге чорда чаңгыларны роликлы тимераяклар алыштыра.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250