Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Кышкы юл хуҗалары

9 мартта шәһәр ипподромында спортның экстремаль төрләре фестивале булып узды.

Аның кысаларында Snow Cross, Кантри-кросс кар автомобильләрендә узышлар һәм кышкы парлы ралли-спринт буенча ТР көньяк-көнчыгыш чемпионатының финал этабы үтте. Ярышларда катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.Шәйхәттаров сәламләде.

Snow Cross узышында "Профессионаллар" классында О.Паренков (Казан) җиңүче исемен яулады. Икенче, өченче урыннарны әлмәтлеләр Е.Бухвостов белән В.Колотовкин ("Ультиматум" СТК) бүлеште. "Яшүсмерләр" классында пьедесталга шулай ук Әлмәт спортчылары күтәрелде: П.Колотовкин, Р.Шакиров, Д.Залалов ("Ультиматум" СТК).

Кантри-кросс кар автомобиле узышында "Һәвәскәр" һәм "Утилитар" классларында призлы урыннарга Әлмәтнең "Ультиматум" клубы спорчылары лаек булды. Н.Гульков, Р.Минушин, В.Мокшин "Һәвәскәр", А.Державин, С.Ипатьев, Р.Шакиров "Утилитар" классларында җиңүгә иреште.

"Спорт" классында беренче урын В.Никитинга (Түбән Кама), икенче урын А.Балтага (Яр Чаллы), өченче урын Д.Зотинга (Түбән Кама) бирелде.

ТР көньяк-көнчыгыш чемпионатының финал этабында "Ал привод стандарты" классында абсолют чемпион исемен Түбән Камадан А.Низамов яулады. Әлмәтле А.Духно вице-чемпион булды, А.Тищенко өченче урынны алды.

Физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә биргән мәгълүматлар буенча Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250