Әлмәт таңнары

Кырым көрәшчеләре Әлмәттә

Әлмәт каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турнирында катнашучыларны кабул итә башлады.

Беренчеләрдән булып калага кырым көрәшчеләре килде. Бу көннәрдә алар "Татнефть" спорт комплексындагы келәмдә тренировка уздыра.

Муса Җәлил турниры быел беренче тапкыр Бөтенроссия статусы белән уза. Анда 17-18 яшьлек егетләр һәм 19 яшьтән өлкән ир-атлар аерым чыгыш ясаячак. Егетләр өчен авырлык үлчәүләре.: 55, 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 һәм 90 килограммнан югары авырлык. Ир-атлар өчен: 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары авырлык. Нигезләмә буенча командалар һәр үлчәү категориясендә 2 шәр спортчы тәкъдим итә ала.

Росиянең 20 төбәгеннән турнирда катнашу теләге белдергәннәр. 150 ләп көрәшче килер дип көтелә. Аларның яртысын үсмерләр тәшкил итә. Татарстан җыелмасы составында 6 спортчы Әлмәттән. Аларның бишесе Уфада узган Россия ярышы чемпионнары. Радик Гафуров 1997 елгы яшьтәшләре белән көч сынашачак. Бу көрәштә Сабантуйлар батыры, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүче Ильяс Галимов катнашмый. Оештыру эшләре белән мәшгуль көрәшче урынын Илдар Аббасовка биргән.

- Спортчылар әзер. Ләкин төп нәтиҗәне келәм күрсәтер, - ди танылган тренер Рим Синякаев.

Әлмәт кунаклары - Кырым көрәшчеләре дә бу фикер белән килешә. Россия көрәш федерациясенә әле узган ел гына кушылган команда составында 8 кеше килгән Бөтенроссия турнирына. Шуларның 7 се көрәшче.

Көрәш ул кырым татарларының гасырлар килгән спорты, традициясе, - дип таныштырды Көрәш буенча Кырым федерациясе президенты, Кырым милли көрәше башкаручы директоры, билбау көрәше буенча бөтенроссия федерациясе әгъзасы Энвер Усеинов. - Әмма көрәш белән Кырымда яшәүче төрле милләт вәкилләре кызыксына. 2 млн 300 мең кеше яшәгән Кырымда бүгенге көндә 3 меңләп кеше көрәш белән шөгельләнә. Ул яшьләр арасында аеруча популяр. Бу бәйгедә дә җиңүләребез булыр дигән өмет белән килдек.

Реклама

Әнвәр әфәнде сүзләренчә, декабрь аенда Уфада узган Россия бәйгесендә катнашып, бер спортчылары призер булган. Кырым көрәшчеләре арасында да дөнья чемпионнары, Универсиада, Олимпиада призерлары бар. "Батыр ярасыз булмый". Авыр үлчәүдәге танылган көрәшчеләре Тимур Примшоев Ашхабадта узган турнирда имгәнгән.

- Бирегә без тәҗрибә уртаклашырга, төбәк тарихы, көнкүреше белән танышырга килдек. Мәчеттә булдык. Шәһәрне күреп өлгермәдек әле. Әмма аның республикадагы иң матур калаларның берсе икәнен ишетеп беләбез, - дип ассызыклады әңгәмә барышында көрәш буенча Кырым федерациясе президенты. Һәм бирегә чакыруга рәхмәтле булуын, кабул итү дәрәҗәсенә соклануын әйтте. - Тамырларыбыз бер. Кырымда Сабантуе уздырырга ниятдлибез. Әлмәтлеләрне дә көтеп калабыз.

Тренерлар белдергәнчә, кырым көрәше татарларныкыннан бераз аерыла икән. Төп аермалык - аларда көрәшчене җирдән күтәреп алу юк. Шуңа күрә тренировканы игътибар белән күзәткән тренер Ильяс Билалов кунак-спортчыларга ялгышларын әйтеп, күрсәтмә биреп тора.

- Мин үзем көрәш белән 8 яшьтән шөгельләнәм, - ди берничә тапкыр Украина турнирлары призеры 22 яшьлек Хурдаде Әюп. - Бирегә татар көрәшен күрергә, көчебезне сынап карарга һәм үзеюезнекен күрсәтергә килдек. Хәзер көненә ике тапкыр икешәр сәгатьне тренировкага багышлыйбыз. Әзерлек барышында сезнең егетләр арасында шәп спортчылар барлыгын күрдек. Әмма кемнең көчлерәк икәнен ярыш күрсәтер.

Җиңүчеләрне 7 февральдә беләчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: