Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Көрәшчеләр келәм тотты

10 март көнне "Татнефть" ААҖ спорт комплексында "Көрәш" милли татар-башкорт спорт көрәше буенча XXXIII Бөтенроссия турниры булып узды. Ярыш "Татнефть" компаниясе кубогына оештырылды.

Анда компания бүлекчәләреннән 17 команда, 90 спортчы катнашты. Батыр исеменә көч сынашучылар арасында Башкортстан, Оренбург, Ульяновск көрәшчеләре дә бар иде. Шулай ук биредә Россия һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләрен дә күрергә мөмкин иде.

Турнирда катнашучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М.Салихов, "Татнефть" ААҖ профкомы рәисе урынбасары М.Бикмуратов, "УК "Татспецтранспорт" ҖЧҖ директоры, Әлмәт муниципаль районының "Көрәш" федерациясе рәисе И.Мөхәммәтшин сәламләде.

Көрәшчеләрнең һәммәсе дә бик яхшы әзерлектә иде, беркем дә сынатырга теләмәде. Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны түбәндәгеләр яулады:

65 кг авырлыкта беренче урын Р.Нургалиевка (УК "Татспецтранспорт" ҖЧҖ) бирелде. Икенче урынга Р.Ганиев ("Әлмәтнефть" идарәсе), өченче урынга Р.Синякаев ("Татинтек" ҖЧҖ) лаек булды.

75 кг авырлыкта М.Гозәеров (УК "Татспецтранспорт") җиңүче исемен яулады. И.Гыйниятуллин (Казан) икенче, А.Әхмәтшин (Зәй) өченче урынны алды.

85 кг авырлыкта А.Билалов беренче ("Әлмәтнефть" идарәсе), Р.Гайнетдинов (Сарман) икенче, М.Шарифуллин (УК "Татспецтранспорт" ҖЧҖ) өченче урыннарны яулады.

100 кг авырлыкта җиңүче булып Ф.Минһаҗев ("Әлмәтнефть" идарәсе) танылды. А.Журавлев (Түбән Кама) белән Р.Нургалиев (Теләче районы) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

100 кг-нан югары авырлыкта И.Галимовка (Елховнефть" идарәсе) тиңнәр табылмады. Р.Мухамов (УК Татспецтранспорт" ҖЧҖ) икенче, И.Аббасов (Питрәч) өченче урыннарга лаек булды.

Шулай итеп, командалар арасында беренчелек "Әлмәтнефть" идарәсенә бирелде. УК "Татспецтранспорт" ҖЧҖ икенче урынга чыкты. Өченче урынны "Татинтек" ҖЧҖ яулады.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250