Реклама
Клубның Татарстан Президенты җитәкчелегендәге попечительлек советы шундый карар кабул итте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының попечительлек советы утырышын үткәрде.
"Татар-информ" МА на ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин хәбәр иткәнчә, попечительлек советы "Рубин" ФК ның баш тренеры Корбан Бердыев, "Рубин"ның генераль директоры Андрей Громов һәм "Рубин" ФК вице-президенты Камил Исхаков белән килешүне вакытыннан алдан өзәргә карар итте. Клубның вице-президенты вазыйфасын кыскартырга карар ителде, дип хәбәр итә "Татар-информ" .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы