Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киокусинкай каратэ буенча Татарстанның ачык чемпионатыннан Әлмәт командасы бронза медаль белән кайтты

Башкаланың "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорт комплексында узган киокусинкай каратэ буенча Татарстанның ачык чемпионатыннан һәм Казан беренчелегеннән Әлмәт командасы бронза медаль белән кайтты. Әлеге ярышларда Татарстан, Башкортстан, Удмуртиядән, Ульян өлкәсеннән 120 спортчы көч, техника, ихтыяр һәм осталык үрнәге күрсәтте. Оештыручы - Россия сугышчан сәнгать берлегенең Татарстан буенча филиалы башкарма...

Башкаланың "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорт комплексында узган киокусинкай каратэ буенча Татарстанның ачык чемпионатыннан һәм Казан беренчелегеннән Әлмәт командасы бронза медаль белән кайтты. Әлеге ярышларда Татарстан, Башкортстан, Удмуртиядән, Ульян өлкәсеннән 120 спортчы көч, техника, ихтыяр һәм осталык үрнәге күрсәтте. Оештыручы - Россия сугышчан сәнгать берлегенең Татарстан буенча филиалы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков сүзләренчә, "киокусинкай каратэ - яхшы спорт осталыгы мәктәбе генә түгел, ә шәхесне физик һәм рухи тәрбияләү фәлсәфәсе дә". Дәвамлы һәм мавыктыргыч ярымфинал уеннарын финалдагы "характерлар" көрәше алыштырды. Спорчылар гаҗәеп техника һәм ихтыяр көче күрсәтте. Юл куюны инкарь иткән бу көрәштә пьедесталның югары баскычына менүчеләр арасында Әлмәттән Антон Клочков та бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250