Казанда йөзү буенча узган ярышлардан әлмәтлеләр җиңү белән кайтты
Бәйгедә 450 дән артык спортчы катнашты. Эдуард Вәлиәхмәтов 50 һәм 200 метрга аркада йөзүдә беренче, 400 метрда (комплекс) икенче, 200метрга (комплекс) өченче урыннар яулады.
Константин Бодров ярышлардан көмеш, Диләрә Шәйхаттарова бронза медальләр белән кайтты. Җиңүчеләр һәм призерлар Идел буе федераль округының йөзү буенча командасына кертелделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа