Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанда, ТРда беренче буларак, сугышу сәнгатьләре ачык фестивале булачак

22 февраль көнне Казанның "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорт комплексы базасында беренче тапкыр Татарстанның сугышу сәнгатьләре ачык фестивале (фестиваль боевых искусств) була.

Россия сугышу сәнгате берлегенең ТР буенча филиалы 2005 елның декабрендә оеша. Биредә Олимпия спорт уеннарына кермәгән төрләрнең 20 федерациясе тупланганын. Татарстанда моңарчы үзенең ярышларын 5-7 федерация уздырып килгән булса, хәзер 18 спорт федерациясе 22 февральдә булачак фестивальдә мөмкинлекләрен хөкемгә сала, шуларның 14е генә киңкүләм тамашачыга күрсәтмә чыгышлар һәм үзара ярышлар рәвешендә тәкъдим ителә. Аерым алганда, айкидо, армия кул сугышы, каратэ (WKF), комплекслы кара-каршы кул сугышы, Тай боксы, киокусинкай, ушу, кобудо, үз-үзеңне саклау комбаты, кэндо, сётокан, катнаш кара-каршы сугыш (ММА), капоэйра, кикбоксинг (К-1), кудо, сито-рю, фудокан, спортчан кул көрәше кебек төрләре фестивальдә карарга, үзенчәлекләрен өйрәнергә була.

Бу атнаның шимбәсендә фестивальнең сәгать 10да тантаналы ачылышы билгеләнгән. Федерация блоклары (бер блокка күп дигәндә 10 минут бирелә) буенча ярышларга килүчеләр Татарстанда беренче тапкыр бер үк залда берьюлы барлык танылган спортчы-сугышчыларны күрә ала. Тамашаларга керү - ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250