Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казанда халыкара җигүле эт ярышлары үтте

1 февральдә Казансу яры буенда чанага җигелгән эт ярышлары оештырылды.

"Волга Квест-2014" исеме бирелгэн халыкара ярышта Россия спортчыларын артта калдырган алман спортчысы беренче урынны алды.

Бүләк фонды 1 миллион сум булган бәйгедә җиде такым ярышты.Ярыш 31 гыйнварда Тольяттида башланды һәм бу шимбәдә Казанда тәмамланды. Ульяновск шәһәре аша да узган һәм 640 чакрым озынлыкка сузылган ярышта Россиянең алты сугышчысы да ярыштан төшеп калды. Аларның кайберләренең чаналары ватылды, икенчеләрнең этләре хасталады. Казандагы финишка барлык кагыйдәләрне дә үтәп ярышучылар арасында бердәнбер хатын-кыз спортчы булган алман спортчысы Сильвия Футваенгер гына килеп җитә алды. Аңа 300 мең сумлык чек тапшырылды.

Шимбә көнне финал өлешен карарга килгән тамашачыларга ярышта катнашучылар күрсәтмә чыгышлар оештырды. Бу тамашага үз этләре белән килүчеләр дә булды. Төрле җыр-биюләр, күңел ачулар белән узган чара, җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Оештыручылар сүзләренчә, халыкара "Волга Квест-2014" чанага җигелгән эт ярышлары Идел буе шәһәрләренең туризмын таныту максатыннан оештырылды, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса