Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казан Универсиадасы җиңүчеләрен Дмитрий Медведев котлый

Бүген Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаша.

Хөкүмәт йортында үтәчәк чарада спорт министры Виталий Мутко, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, авыр атлетика, самбо, спорт һәм нәфис гимнастика, синхрон йөзү, байдарка һәм каноэда ишү, көрәш буенча Россия спорт җыелмаларының баш һәм өлкән тренерлары катнашачак.
Казанда үткән Универсиадада 160 илдән спортчы катнашты. Ярышлар 27 спорт төре буенча үтте. 351 комплект медаль уйнатылды. 67 Универсиада рекордының 39-ы Россия спортчыларыныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса