Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Казан 2017 елда ушу спорт төре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк

Дөнья чемпионатын уздыру хокукына шулай ук Франция, Польша һәм Болгария кебек илләр шәһәрләре дә дәгъва кылган.

Казан 2017 елда ушу буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Бу хакта Индонезиянең Джакарта шәһәрендә Халыкара ушу федерациясе утырышында игълан ителде, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында. Ушу буенча ДЧын уздыруда кандидат шәһәр буларак Казанны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов презентацияләгән.

Министр чыгышында эре халыкара ярышлар үткәрүдә Казанның бай тарихына тукталган, республикада спорт волонтерлыгының киң үсеш алуын, Атлетлар авылының спорт объектларына уңайлы урнашуын, кунакханәләр челтәре киң булуын билгеләп узган.

"Без Халыкара ушу федерациясенә, ушу буенча илкүләм федерацияләргә, 2017 елда Казанда дөнья чемпионаты иң югары дәрәҗәдә һәм Халыкара ушу федерациясе таләпләре нигезендә узачагына вәгъдә бирә алабыз", - дип белдерде Владимир Леонов.

Дөнья чемпионатын үткәрүнең якынча вакыты 2017 елның сентябрь-ноябренә билгеләнгән. Чемпионатта 80 нән артык 1,5 меңгә якын кеше катнашуы көтелә. Ярышлар Бокс һәм өстәл теннисы һәм Теннис академиясендә узар дип ниятләнә.

Дөнья чемпионатын уздыру хокукына шулай ук Франция, Польша һәм Болгария кебек илләрнең шәһәрләре дәгъва кылган.

("Татар-информ")

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса