Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Картаерга вакытлары юк

Шәһәрдә һәм районда яшәүче ветераннар белән эшчәнлек алып баруда төрле формалар кулланыла. Быел пенсионерлар арасында смотр-конкурслар, спартакиада ише чаралар оештырыла башлады.

14 февральдә авыл җирлекләрендә эшчәнлек җәелдергән башлангыч ветераннар оешмасы арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры старт алган иде. Өлкәннәр чыгышларыннан тыш кул эшләреннән, үзләре пешергән милли ашлардан күргәзмә дә оештырдылар.
Ветераннарыбыз җыр-биюдә генә түгел, спортта да сынатмыйлар. Алар спартакиада уздырып, байтак кына яшь егетләр һәм кызларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруда үрнәк күрсәтәләр. Спартакиада үз эченә 10 спорт төрен алган. Инде шашка, шахмат, өстәл теннисы, дартс, ОФП буенча ярышлар артта калды. Әйтергә кирәк, аларда катнашучылар саны байтак булды. 25 апрельдә ветераннар "Татнефть" спорт комплексына җыелды. Биредә бу көнне йөзү буенча ярыш уздырылды. Һәр предприятиенең ветераннар оешмасы үзенең командасын туплаган. Башта хатын кызлар 25метрлы дистанциядә йөзде, аннан ир-атлар. Аларның суда җитез һәм җиңел, тиз йөзүләрен күргәннән соң спорт белән шөгыльләнү картаерга, төшенкелеккә бирелергә ирек бирми дигән фикергә тагын бер кат киләсең.


И.Апачаева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250