Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә ял көннәрендә беренче кар явачак

Җылы һава торышына алмашка салкыннар киләчәк.

Татарстанда киләсе ял көннәрендә шактый суытачак. Синоптиклар юеш кар белән яңгыр рәвешендәге явым-төшем вәгъдә итә, шулай ук температура минуска кадәр төшәчәк. Алар шулай ук атмосфера басымының шактый һәм кискен тирбәлешләре турында кисәтә.

16 октябрьдә Татарстанда Әбиләр чуагы дәвам итәчәк әле. Әмма шимбәгә каршы төндә юеш кар явачак, шундый ук фаразлар бөтен 17 октябрь көненә дә.

Якшәмбе, 18 октябрьдә, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә янә яңгыр явачак, иртән кайбер районнарда - юеш кар.

Метеорологларның башлангыч фаразларына караганда, дүшәмбе, 19 октябрьдә, төнлә урыны белән яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез.

Сишәмбе, 20 октябрьдә, коры һәм салкынча һава торышы урнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса