Кама-Исмәгыйль авылында яңа спортзал ачылды
Кама-Исмәгыйль авылы мәктәбендә бокс һәм кикбоксинг секцияләре өчен яңа спортзал ачылды.
Аны тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашты. Башкарылган эшне югары бәяләп, ул "Алга" спорт клубын оештыручыларга һәм иганәче - Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге депутаты Илшат Вәлиевкә үсеп килүче буын турында кайгыртулары өчен рәхмәтен җиткерде.
Беренче тренировкага барлыгы 35 бала килде. Шулай ук спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында Бишмунча һәм Нәдер авылларыннан да балалар бар иде. Аларны спорт серләренә профессиональ боксчы Тимур Гыймаев өйрәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа