Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Җирле аэроклуб Россиянең Һава флоты көнендә әлмәтлеләргә менә дигән шоу бүләк итте

Җирле аэроклуб әгъзалары үзләренең һөнәри бәйрәме - Россиянең Һава флоты көнендә әлмәтлеләр өчен искиткеч манзара - менә дигән шоу бүләк иттеләр.

Бу көнне калабыз күгендә парашютчыларны, һава шарын, мотодельтапланнар (дельталетлар) һәм җиңел самолетлар очышын күзәтеп хозурланырга була иде.

Әлмәттә аэроклуб оештырылганга нибары өч кенә ел. Шулай да ул үзен күрсәтергә, танытырга өлгерде. Клуб әгъзалары шәһәр күләмендә үткәрелгән күп кенә чараларда бик теләп катнашып, тамашачыларга һөнәри очучы яки спортчы булмаган килеш тә күкне буйсындырырга мөмкин икәнлеген үз үрнәкләрендә раслыйлар.

Бәйрәм көнендә дә аэроклуб әгъзалары күктә берничә күрсәтмә очыш ясады. Алар тарафыннан шактый биеклеккә күтәрелгән парашютчыларның барысы да тамашачыларның көчле алкышлары астында җиргә исән-имин төшеп җитте.

Шуларның берсе - Октябрьскийдан килгән кунак Ирина Абдуллина аягы җиргә тиюгә үк безгә дельталеттан тәүге кат сикерүен хәбәр итәргә ашыкты.

- Күп кенә очкычлардан сикергәнем булды, ә менә дельталеттан - беренче тапкыр, - диде ул. - Бераз гына күнегелмәгәнчәрәк, әмма кызык. Бу инде минем 5835 нче сикерүем. Күкне үз итүчеләрне, авиаторларны, гомумән, бу хезмәт белән бәйле барча кешеләрне чын күңелдән Россиянең Һава флоты көне белән тәбрик итәм! Тәэсирләр сүз белән генә аңлатып булмаслык, һәр сикерү - үзенә бертөрле, кабатланмас!

Ирина һөнәре буенча инженер-электромеханик икән, ләкин инде менә күп еллар парашют клубында инструктор булып хезмәт куя. Күккә ул беренче тапкыр 1990 елда, вертолет конструкторлык бюросында ун ел эшләгәннән соң күтәрелә. Бүген Ирина парашют спорты буенча күп тапкырлар Россия чемпионы. Тормышын сикерүләрдән башка күз алдына да китерә алмый.

- Спортның экстремаль төрләренә тартылу я тумыштан бирелә, я юк, - дип сөйли Әлмәт аэроклубы советы рәисе Марат Җәләтов. - Кемдер бер көйгә генә җирдән атлап йөрүне хуп күрә, икенче берәүләр автомобильдә, мотоциклда, я булмаса кар машиналарында җилдертә, ә инде кемдер ераккарак - биеккә, һава киңлекләренә тартыла.

Әлмәттә аэроклуб 2010 елда оеша. Аны төзү инициаторлары - нефтьче Марат Җәләтов белән эшмәкәр Николай Гульков була. Очарга бик тә өйрәнәселәре килгән бу егетләр үзенең дельталеты белән Башкортстаннан инструктор чакырталар һәм җиңел булмаган эшне үзләштерүгә керешәләр.

- Өч ел элек биредә ялан кыр иде. Хәзер инде ангарлар да, дельталетлар да, очып китү-җиргә төшү өчен ике полоса да бар. Аэроклуб тулы канлы тормыш белән яши, клубка йөрүчеләр даими шөгыльләнүдә. Алты пилотыбызның таныклыкларга ия, берсе пилот-инструктор, - дип эшчәнлекләре белән таныштыра Марат Җәләтов.

Клубның төп бурычларыннан берсе - Әлмәттә спортның авиация белән бәйле төрләрен үстерү. Моның өчен энтузиастлар үз сафларына яшьләрне күбрәк тартырга планлаштыралар, төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашалар.

Һава киңлекләрен үз итүчеләр арасында Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов та бар.

- Авиация белән балачактан ук мавыктым, әле мәктәптә үк очучы булам дип бәхәсләшкәнем булды. Очыш вакытында кичергән хис-тойгыларны аңлатып бирүе кыен. Районыбыз табигатьнең бик гүзәл җирендә урнашкан, гаҗәеп матур, бормалы-сыгылмалы Дала Зәе елгасы үзе генә дә ни тора. Бик үк өскә күтәрелмичә, елга агымы буйлап, аның борылышларын кабатлап очу бигрәкләр дә күңелле, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Рамил Низамов.

Октябрьский парашютчыларыннан кала, күрсәтмә чыгышларда Яр Чаллыдан «Свободное небо» клубы әгъзалары да катнашты. Күктәге тамашаны күзәтергә җыелучылар һәр очышны көчле кул чабулар, гаҗәпләнү катыш соклану авазлары белән кабул иттеләр. Алар арасында күрше муниципаль берәмлекләр - Ютазы, Азнакай һәм Баулы районнары башлыклары да бар иде.

- Кече авиация чаралары безгә искиткеч матур тамаша бүләк итте. Мондый очышлар - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә менә дигән шөгыль. Бүген шәһәребездә бер генә зур чара да клуб чыгышларыннан башка үтми. Алар чын-чыннан бәйрәм бизәге булып торалар, - дип ассызыклады Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов.

Күк йөзендә куерып килгән кара болытлар да, вак кына сибәләп яуган яңгыр да пилотларга һәм парашютчыларга комачаулык тудыра алмады. Ә инде көннең икенче яртысында озакка сузылган көчле яңгырлар аркасында һава торышы бөтенләй дә очарга яраксызга әйләнде. Ләкин тормышын очышлардан башка күз алдына китерә алмаучыларга күкләр барыбер дә үз киңлекләрендә сәяхәт кылу мөмкинлеге бүләк итми кала алмады.

Людмила Воронина

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса