Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ильяс Галимов дөнья чемпионатында ике ыштан ерткан

Хәбәр иткәнебезчә, башкалабызда көрәш һәм билбау көрәш буенча дөнья чемпионатында әлмәтлеләр соклангыч чыгыш ясап, үзләренең дөнья күләмендә иң көчле спортчы булуларын расладылар.

Безнең Әлмәт көрәшчеләре. Рамил Синәкәев 70 кг, Айвар Билалов 100 кг кадәр, Ильяс Галимов 100 килограммнан өстә авырлыкта дөнья чемпионнары булып танылдылар. Билбау көрәштә катнашучылар арасында да әлмәтлеләр бар иде. Бишмунча егете Ирек Шәяхмәтов һәм Рамил Синәкәев әлеге төр дөнья чемпионатында бронза медаль яуладылар.
Дөнья чемпионнары белән район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм журналистлар очрашты. Район башлыгы баһадир егетләребезне зур җиңүләре белән тәбрик итте, аларга, тренерларга уңышлары өчен рәхмәтен җиткерде.
I урын җиңел бирелмәгән. Көндәшләр дә көчлеләрдән булган. "Казахстаннан килгән көрәшченең буе 2 метрлап, авырлыгы 180 кг иде. Нинди зур гәүдәле мин аның янында кечкенә булып күрендем. Бил алышу шулкадәр киеренке булды. Безгә тыгыз материалдан тегелгән штан биргән иделәр, мин чемпионат вакытында ике штанны ерттым. Без бу җиңүгә озак бардык. Шәхсән мин үзем аңа 20 ел килдем. Безнең чорда элек дөнья чемпионаты юк иде", диде Ильяс Галимов. Ул теләктәшлек күрсәтелгәне, спортка игътибарлары өчен район җитәкчелегенә, "Татнефть"кә рәхмәтен дә белдерде. Көрәшченең әлеге җиңүе 33 енчесе булып чыкты. Ул Россия чемпионатыннан соң мондый ярышларда бил алышуын туктатачагын хәбәр итте. Әмма әле Сабантуйларда катнашачак, үсмерләрне көрәшкә өйрәтүен дәвам итчәк.
Дөнья чемпионы Айвар Билалов көрәш белән кече яшьтән үк шөгыльләнә икән. Билаловларны көрәшчеләр династиясе дисәң дә була. Әтисе дә, абыйлары да данлыклы бил алышучылардан.
Ирек Шәхямәтов тә дөнья чемпионатында катнашырга бик теләгән булган. Сайлап алу турын узып, ул да көчле спортчы булуын дәллилләгән. "I урын аласы клгән иде дә, бронза гына булды. Бу тагын да ныграк шөгыльләнү, үземне үстерү өчен стимул" - Ирек әнә шундый теләк белән кайткан. Якташыбыз Рамил кебек үк ул да милли һәм билбау көрәшләр белән шөгыльләнә.
"Безнең егетләр чиста, матур көрәште. Аларга тиңнәр булмады", - диде Әлмәт командасы тренеры Рим Синәкәев. Очрашуга аның улы - дөнья чемпионы Рамил Синяәкәев килә алмады. Әтисенең улы белән гоурлануы йөзенә чыккан. Хәер, ул гына түгел, без барыбыз да егетләрнең шундый уңышлары белән горурланабыз. Хәзер Ильяс Галимов, Айвар Билалов, Рамил Синәкәев алдында тагын бер сынау тора - алар Татарстанның җыелма командасы составында декабрь башында узачак Россия чемпионатында катнашачаклар. Уңышлар аларга!
Хәзер Әлмәттә көрәш буенча 5 дөнья чемпионы санала. Алда әйтеп узылган өч көрәшчедән тыш мондый җиңүгә Руслан Нургалиев һәм хәзер инде мәрхүм Булат Вәлиев тә ирешкән булган. Районның "Көрәш" фонды хәрәкәте берлеге рәисе Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, төбәктә тренерлар тарафыннан республика һәм Россия күләмендәге төрле ярышларның 50 чемпионы һәм призеры әзерләнгән. Көрәш секциясе авылларда да эшли. Аларда барлыгы 300 ләп кеше шөгыльләнә. Зур җиңү яулаган спортчылар аларга үрнәк, уңышларга этәргеч.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса