Әлмәт таңнары

Халыкара йөреш көнендә катнашабызмы?

Агымдагы елның 9 нчы октябрендә Чабаксарда "Россия - спорт державасы" V халыкара форум ачылышы кысаларында "ТАФИСА" Халыкара йөреш көне узачак.

Россиядә мондый чара беренче тапкыр үткәрелә, анда Чуашстан башкаласында гына да 15 меңнән артык кешенең катнашуы көтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ").

Ел саен Халыкара йөреш көнендә дөньяның 150 илендә 12 милионнан артык кеше катнаша. 2014 нче елда Россия дә иң масштаблы спорт бәйрәмнәренең берсенә кушылачак.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: