Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Фигуралы шуучылар вакытыннан алда Россиягә беренче “алтын” китерде

Россия җыелма командасының команда турнирында җиңүгә ирешүендә шик юк.

Олимпия хуҗаларының бу беренче "алтыны". Әле ярышлар тәмамланмады. Евгений Плющенконың уңышлы чыгышы Россиянең алдынгы урында баруын тагы да ныгытты. 15 яшьлек Юлия Липницкая үз программасын иң югары дәрәҗәдә башкарды. РФ Президенты Владимир Путин аның биюеннән соң, кызны басып алкышлады.

Кичә безнекеләр - Ксения Столбова белән Федор Климов парлы шууыда иң яхшылары булганнар иде (135,09 балл). Хәзер рәсми нәтиҗәләрне игълан итү өчен биючеләр арасындагы ярышларны гына көтәсе калды. Анда Елена Ильиных белән Никита Кацалапов Россия данын яклаячак.

Сочи Олимпиадасында фигуралы шуучыларның команда турниры ярышлар программасына беренче тапкыр гына кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250