Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

"Елховнефть" – беренче!

"Татнефть" ААҖ төп эшчәнлегеннән тыш башка төрле юнәлешләргә дә, шул исәптән спортка, хезмәткәрләренең сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына зур игътибар бирә. Аның структур бүлекчәсе булган "Елховнефть" идарәсе дә бу җәһәттән максатчан эш алып бара.

Спортка җитди карашның нәтиҗәләре дә күз алдында. 25 февральдә "Снежинка" базасында узган чаңгы ярышларында елховнефтьлеләр кабат югарылыкта булды.
Мәгълүм булганча, 1987 елдан башлап һәр елны "Татнефть" ААҖ спартакиадасы үткәрелә. Быелгы XXV спартакиада кысаларында тау чаңгысы һәм өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды инде. Ә үткән шимбә көнне чаңгы узышлары оештырылды. Моңа кадәр спортның бу төре буенча ярышлар башка урында уздырылган. Нефтьче-спортчыларның "Снежинка" базасына тәүге тапкыр җыелулары. Биредә узышлар үткәрү өчен шартлар тудыру "Елховнефть" идарәсенә йөкләтелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел кар аз булу сәбәпле, трассаны тәртипкә китерү өчен зур көч түгәргә, башка урыннан кар алып килеп аны сибәргә, тыгызларга, чокырларны тигезләргә туры килгән.
Чаңгы узышларын тантаналы ачуда чыгыш ясап, "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Р.Н.Мөхәммәдиев, компаниянең профсоюз комитеты рәисе Г.К.Яруллин актив тормыш позициясендә торучыларга уңышлар теләделәр, үткән һәм алдагы бәйрәмнәр белән тәбрик иттеләр.
Бәйгедә катнашучылар (барлыгы 32 команда) өч төркемгә бүленеп көч сынашты. Аның беренчесендә структур бүлекчәләр, ягъни нефть-газ чыгару идарәләре хезмәткәрләре, икенче төркемдә идарәче компанияләр, өченчедә кече сервис компанияләре узышты. Әлбәттә, яшь аермасы да искә алынган иде. Ике категориягә бүленгән хатын-кызлар һәм 50 яшь һәм аннан өстән булган ир-атлар 3 километрга йөгерде. Калган ир-атларга 5 километр араны үтәргә туры килде.
Менә ярышларга старт бирелде. Узышлар зур чемпионатларны хәтерләтте. Һәркем җиренә җиткереп әзерләнгән старт урыныннан тәртип белән китә торды. Иң беренче булып чаңгы юлына 18-34 яшьлек хатын-кызлар басты. Әлеге төркемдә "Елховнефть" идарәсеннән Мария Назарова чыгыш ясады. Маша дистанциядән килгәч трассаның катлаулы, күтәрелешләрнең һәм таудан төшә торган урыннарның текә булуын, аңа мондый чаңгы юлының аеруча ошавын әйтте. Ул чаңгы узышларында дүртенче ел катнаша икән инде. "Кәеф әйбәт, күпме танышымны очраттым. Ярышта гадәттә икенче урын ала идем", - диде ул. Һәм бу юлы байтак көндәшен артта калдырып, Мария Назарова кабат II урынга чыкты.
35 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр белән "Елховнефть" идарәсенең "Факел" базасында тренер булып эшләүче Л.Печерица узышты. Ул да нәтиҗәләр чыгарылганчыга кадәр үк йөгерүеннән канәгать булуын белдерде. Узган ел да Людмила әлеге яшь категориясендә катнашкан һәм беренче урын алган. Быел да ул шушы үрне саклый алды. "Көрәш һәрвакыт кискен була инде ул. Бәйгедә бишенче ел катнашам. Тәэсирләр әйбәт. Моннан тыш әле мин тау чаңгысы спортында да катнашам. Ярышлар әзерлекне дә күрсәтү ул. Киләсе елда да катнашачакмын. Яшьләргә һәм башкаларга да спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Чаңгы спорты - организмны тулысы белән эшләргә мәҗбүр итә торган спорт төре. Әлбәттә, һәркемгә дә узышырга димәгән, чаңгыда табигатьнең матурлыгына хозурланып йөрергә дә була", - дип киңәшләрен бирде Людмила.
"Елховнефть" данын яклаган ир-атлар да узышларда сынатмады, иң җитез чаңгычыларның нәкъ менә шушы идарәдә булуын тагын бер кат расладылар алар да. 18-39 яшьлекләр төркемендә М.Комендантов өченче урын алды. 1975 нче елгы Михаил көндәшләре белән 15 ел дәвамында көч сынаша икән инде. Башкалар кебек ул да чаңгы узышларын оештыру дәрәҗәсенең яхшы булуын, ошавын ассызыклады. Сөйләшү барышында аның да велотрек белән дә мавыгуы ачыкланды.
40-49 яшьлекләр төркемендәге Владимир Назаров хакында да озак сөйләргә була. "Елховнефть"тә Назаровлар - гаилә династиясе. Эштә генә түгел, спортта да. Гаилә башлыгы Владимирны үзе тренер, үзе спортчы дияргә була. Кызы Мария Назаровадан тыш улы Александр да спорт белән шөгыльләнергә вакыт таба. Әлеге чаңгы узышларында ул Россиянең җыелма командасына чакырулары сәбәпле катнаша алмаган. Владимир янәдән беренче урын алып үрнәк күрсәтте.
Лаеклы ялда булуына да карамастан, һаман да электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләвен дәвам итүче 57 яшьлек Анатолий Гущин шулай ук "Елховнефть" идарәсенең горурлыгы. 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында узышкан А.Гущин трассаны җиңел үтеп беренче урын алды. Ул үз-үзен чыныктырган, спорт белән шөгыльләнгән кешенең картаерга һәм авыруларга бирешергә вакыты юклыгын тагын бер кат раслады. "Гомерем буе чаңгыда йөгерәм, - ди хезмәт һәм спорт ветераны. - Спартакиаданы көтеп алам. Көндәшләрем җитди, арада хәтта спорт мастерлары да бар иде. Борыннарына чиртергә туры килде аларның. Безнекеләрне күрсеннәр!" Анатолий бик бай кеше булып чыкты - өч кызы, алты оныгы бар. Хәләл җефете дә элеккеге спортчы. Гаилә әле дә чаңгыда йөри, ял көннәрендә бассейнга юл тота. Сәламәт гаилә шундый булырга тиеш, дип исәпли А.Гущин.
Катнаш эстафетада "Елховнефть" командасын В.Назаров, М.Назарова һәм М.Комендантов тәшкил итте. Яңа гына катлаулы трассаны узуларына да карамастан, алар җиңү яулау өчен бөтен көчләрен куйдылар һәм соңгы булып дистанциягә киткән Михаил финишка икенче булып килде.
Ярышта катнашкан елховнефтьлеләрнең барысы да идарәнең спортка рухландыруын, барлык шартлар тудыруына искәрттеләр. Идарәнең СВП начальнигы Тавис Афзалетдинов спортның башка төрләре буенча да күрсәткечләрнең яхшы булуын билгеләп үтте. Мисал өчен, волейбол командасы әйбәт кенә уйный. Бер теннисистлары хәтта Россия чемионатында призлы урыннар яулый. Ә инде көрәшчеләренә килгәндә, Ильяс Галимовның исемен атау гына да җитә. Татарстанда аңа тиңнәр юктыр. Аркан тартышуда да, гер күтәрүдә дә үз осталары бар. Быелгы спартакиада кысаларында узган тау чаңгысында шуу буенча дүртенче, тенниста икенче урын яуланган. Бу тагын бер кат идарәдә спортка зур әһәмият бирелүе хакында сөйли. Тавис Нәфисович әлеге уңайдан еллык программа төзелүен, анда барлык чараларның язылуын җиткерде. "Шушы программа буенча эшлибез. Һәр цех нинди дә булса спорт төре өчен җавап бирә. Без бит әле үзебезнең эчке спартакиаданы да уздырабыз. "Солнечный" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда үзебезнең чаңгы юлы бар", - диде ул. Максатчан эшнең нәтиҗәсе быел да күркәм булды - XXV спартакиаданың чаңгы узышларының гомуми зачетында "Елховнефть" идарәсе - кабат җиңүче.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250