Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Дин кардәшләр спортта да сынатмый

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте аеруча яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, аның мөһимлегенә, саулыкны яшьтән сакларга кирәклегенә төшендерүгә, спорт һәм физик тәрбия мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә.

Әлеге максатларда төрле спорт ярышлары, турнирлар уздыру моның ачык мисалы булып тора. Ярышлар һәрвакыт Коръән аятьләре уку белән башлана һәм намаз уку да кичектерелмичә, вакытында баш- карыла.

1 февральдә футбол буенча спорт мәктәбендә Әлмәт мөхтәсибәте кубогына район һәм шәһәр мәчетләре каршында оешкан командалар арасында мини-футбол ярышлары узды. Анда Әлмәт ислам мәдрәсәсеннән ике, Бигәш, "Мәдинә", Урсалы, Колшәрип, Тайсуган, Яңа Нәдер, 1 нче мәхәллә, Түбән Мактама мә- четләре каршындагы командалар көч сынашты.

Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән аятьләре укып, ярышта катнашучыларга изге теләкләрен юллады.

- Әлеге ярышлар дуслык элемтәләрен ныгытуда, сәла- мәт яшәү рәвеше алып баруда, үзеңне физик яктан күр- сәтүдә һәм сыгылмалылык, көч, чыдамлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә зур бер этәргеч булып тора, - диде ул.

Ярышлар киеренке төстә узды. Бер генә команда да сынатырга теләмәде. Нәтиҗәдә беренчелекне "Мәдинә" мә-чете командасы яулап, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте кубогына ия булды. 1 нче мәхәллә белән Колшәрип авылы командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Иң яхшы капкачы, иң яхшы һөҗүмче һәм сакчылар да билгеләп үтелде. Алар махсус призларга лаек булды.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте ярышларны уздыруда ярдәм күрсәткәне өчен физик культура, спорт һәм туризм идарәсенә ихлас рәх- мәтләрен белдерә.

Ландыш Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса