Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

“Дакар” узышының 11 этабы нәтиҗәләре буенча, йөк машиналары зачетында ике “КАМАЗ” алда бара

Бүген, 17 декабрьль, Мәскәү вакыты белән 2.30 сәгатьтә "Дакар-2013" спорт комиссарлары коллегиясе узышның 11 нче этабы нәтиҗәләрен бастырды. Анда, аерым алганда: "Хәлиткеч вакыйгага бәйле рәвештә, 11 нче этап сәгать көндезге ике туларга ун минутта вакытлыча туктатылды", - диелә. Мондый карарга түбәндәге хәлиткеч вакыйга сәбәп булган - бүген узышта катнашучылар кичәргә...

Бүген, 17 декабрьль, Мәскәү вакыты белән 2.30 сәгатьтә "Дакар-2013" спорт комиссарлары коллегиясе узышның 11 нче этабы нәтиҗәләрен бастырды. Анда, аерым алганда: "Хәлиткеч вакыйгага бәйле рәвештә, 11 нче этап сәгать көндезге ике туларга ун минутта вакытлыча туктатылды", - диелә.

Мондый карарга түбәндәге хәлиткеч вакыйга сәбәп булган - бүген узышта катнашучылар кичәргә тиеш булган Рио Гранде елгасының ташуы, дип хәбәр итә "КАМАЗ-Мастер" командасы атташесы Эрик Хәйруллин.

Шулай итеп, 11 нче этап нәтиҗәләре буенча, Эдуард Николаев җитәкчелегендәге Россия экипажы алда, икенче булып, Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге Россия экипажы бара. Өченче - Мартин Колома экипажы, дүртенче - пилот Андрей Каргинов җитәкчелегендә шулай ук Россия экипажы.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250