Реклама
«Дакар» раллиенда катнашкан техник ярдәм машинасы тәгәрмәчләрендә берьярым тоннага якын кокаин табылган.
Моңа бәйле рәвештә Испаниянең «Эпсилон» командасы хуҗасы Давид Оливарес һәм тагын дүрт кеше шикле дип табылып кулга алынган.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, су юлы белән Чилидан Франциягә китерелгән сервис машинасы покрышкалары эчендә кокаин яшерелгән булган. Франция полициясендә бу хәлнең илдә соңгы елларда ачыкланган наркотикларның иң зур партиясе булуын әйтәләр. Контрабанда халыкара җинаятьчел төркем тарафыннан оештырылган дип фаразлана.
Әлмәт районы