Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Чын ир-егетләр спорты

Әлмәт алтын көзне яхшы кәеф, "йолдыз-кунаклар" белән каршылый. Якшәмбе көнне шәһәр күле әлмәтлеләрнең игътибар үзәгендә булды. Биредә Мәскәү, Пермь, Ижау спортчылары, Татарстанның 4 клубы вәкилләре аквабайк буенча турнирда "Татнефть" кубогы өчен ярышты.

Бу бәйге нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне, "Әлмәтнефть" идарәсенең 60 еллыгы һәм шәһәр көне уңаеннан оештырылды. Ярышта ике дисциплинага: RUNABOUT һәм Ski Division классына өстенлек бирделәр.

Турнирның директоры, "Ультиматум" спорт-техника клубы җитәкчесе, аквабайк буенча 8 тапкыр Россия чемпионы Вячеслав Колотовкин старт алдыннан әңгәмә барышында 15 тән артык кешенең турнирда катнашу теләге белдерүен, шуларның 4 се Әлмәт данын яклаячагын ассызыклады. Оештыручы белдергәнчә, ранэбаут классында һәм ски дивижн буенча мәскәүлеләр төп көндәшчеләр санала. Ләкин безнең җавап та саллы. Узышчылар әзерлекле, җитди көрәш күрсәтерләр дигән теләктә бәйгегә старт бирелде.

Аквабайк - чын ир-егетләр спорты. Сәгатенә - 145 км тизлек. Куәт һәм көч. Гүзәл затларга биредә урын юк сыман. Ләкин... Әлмәт данын яклаучылар арасында Диләрә Месаутова бар иде. Ул - иң яше. 20 нче мәктәпнең 8 нче сыйныфында укучы нәфис кызыкай Ski Division классында ярышты. 15 яшьлек Диләрә экстрим белән бәйле һәрнәрсәгә тартылуын яшерми. Спортның квадрацикл, кар чанасы кебек ир-егетләргә хас төре белән аны әтисе кызыксындырган. Аквабайкта бу - Диләрәнең тәүге сезоны һәм Бөтенроссия турнирында дебюты. Беренче тапкырга лаеклы нәтиҗә - 3 нче урын. Киләсе елга Бөтенроссия Кубогы этабында катнашу - Диләрәнең якын киләчәккә планы.

Әлмәтле Павел Колотовкин бу юлы Бөгелмәнең "Аэро" клубы данын яклады. Спортның бу төрен кечкенәдән үз иткән Павел: "Су мотоциклларында узышу вакытында җыелган тискәре эмоцияләр чыгып бетә", - ди.

Әлмәткә беренче тапкыр килгән Мәскәү егете Руслан Ансаровның исә бу икенче бәйгесе. Дебютын Ярославльдә ясаган Руслан: "Иң мөһиме катнашу, ләкин көрәшергә исәп юк түгел", - дип ниятен искәртте. Аның сүзләренчә, спортның бу төрендә һәртөрле мускуллар эшли, шул сәбәпле үзен формада тотарга теләгән ир-егеткә отышлы спорт бу. "Кеше организмы 80 процент судан тора. Шуңа күрә су тартадыр", - дип шаяртып та алды Руслан.

Әлмәттә спортның экстремаль төрләрен популярлаштыру максатында 2008 елда "Ультиматум" клубы төзелә. Бүгенге көндә анда 60 тан артык кеше шөгыльләнә. Ел саен клуб төрле чаралар: экстремаль спорт фестивальләре, автоузышлар, акбайк бәйгеләре оештыра. Казанышлары аларны ил күләмендә танытты. Аквабайк буенча Бөтенроссия кубогы этабын Әлмәттә уздыру тәҗрибәсе дә алар тырышлыгы. "Татнефть" кубогына узган турнирны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов: "Киләсе елга шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан да Бөтенроссия ярышлары оештырылыр", - дигән ышаныч белдерде.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Р,Гәрәев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250