Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бокс буенча Бөтенроссия ярышларында Әлмәт егете җиңүчеләр сафында

Студентлар арасында бокс буенча Бөтенроссия ярышларында Әлмәт егете Иван Пустовой 69 кг га кадәр үлчәү авырлыгында 3 урынга лаек булды.

Бу бәйгедә илнең 37 төбәгендәге 82 уку йортыннан 182 спортчы иң көчле титулы өчен көрәште. Бу чемпионат Универсиадага сайлап алуның беренче этабы булды. Әлеге турны Иван Пустовой уңышлы үтте. Апрельдә узачак ярышларны ота алса, Иван Универсиада да катнашчак.

АГИМСның психология һәм педагогика факультетының 2 курсында укучы Иван бокс буенча "Девон" спорт клубында тренер вазифасын башкара. Үзе бокс белән 11 яшендә шөгельләнә башлаган. Россиянең мастер спорты исемен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә берничә тапкыр раслаган спортчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250