Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бишмунча егетләре спортны үз итә

Ата-бабаларының кендек каны тамган җирдә яшәү теләге Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган Сирин Мостафинны яңадан Бишмунчага кайтара.

Студент елларында ук үзе укыган мәктәбенә кайтып эшләү теләге белән янган егетнең хыялы оптимизацияләү процессына бәрелеп челпәрәмә килә. Шулай да, елый белеп еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй, авылда калырга җай табыла. Бишмунчада менә дигән хоккей тартмачыгы бар. Элек-электән үк спорт белән дус малай-кызлар биредә кышын хоккей, җәен футбол уйнарга ярата, район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә актив катнаша. Сирин дә сәламәт яшәү рәвешен үз итә. Әтисе Радиктан күчкән активлыкны (ул кайчандыр парашюттан сикерү белән шөгыльләнә, футбол, хоккей, волейболга улын ияртеп йөртә) заманында тренеры Леонид Шувалов шомарта.

Бишмунча тренерсыз калгач, "Нефтяник" клубы аркылы егетне бирегә белгеч итеп куялар. Бүген авылда Радик Мостафин җитәкчелегендә мини-футболда да, хоккейда да "Радуга" командасының берничә төркеме эшли - бу 1997-1998, 2000-2002 елгы ир балалар. Моннан тыш, футболда авыл ирләренең һәвәскәр командасы (районда уздырылып килүче авыл яшьләре спартакиадасы алар җилкәсенә төшә), хоккейда кәшәкә тотарга өйрәнеп килүче кече команда да бар. План буенча атнага 3 тапкыр җыелырга тиеш булсалар да, бишмунчалылар хоккей тартмачыгы ачык булу сәбәпле кулай көннәрдән файдаланып калырга ашыга. Егетләрдән кызлар да калышмый, аларга әти-әниләре дә кушыла.

- Бер генә дә тынгылык бирмиләр, кичтән килергә сүз куешмасак та, спортчылар үзләре җыелып, мине төшеп алалар, - дип авылдашлары хакында горурланып сөйли Сирин.

Мактанырга яратмаганын белеп, сүзгә Римма ханым кушыла:

- И-и-и, бигрәк булган инде безнең егетебез, әле быел гына булдырылган киенү-чишенү бүлмәләрендә (анысы өчен иганәчеләребезгә аерым рәхмәт!) дипломнарын күрсәгез сез! Хоккейда да, футболда да алдынгы безнекеләр.

Әле 22 яшьтә генә булуына карамастан, Сирин үз спортчылары арасында абруйлы аксакал - тәрбиядә дә, эш күрсәтүдә дә сынатмый, олыларча авылның киләчәге өчен борчылуын яшерми:

- Балалар таралышканнан соң бераз кыенрак шул, билгеләнгән вакытка барыбыз да җыелып бетә алмыйбыз. Болай булса, авылда калып яшәргә ниятләгән яшьтәшләрем дә уйларыннан кире кайтмагае. Югыйсә, нинди матур, бердәм итеп яшәргә булыр иде...

Сәхифәне Рәдифә Ногманова әзерләде

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250