Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Бүген Сочида Россия тарихында беренче кышкы Олимпия уеннарының тантаналы ачылышы була

Тантана сәгать 20.14тә башлана

Бүген Сочида XXII Олимпия кышкы спорт уеннары ачылышы була. Олимпия уеннары 7-23 февральдә уза. Бөтен дөньядан җыелган спортчылар спортның 7 төре (15 дисциплина ) буенча көч сынашачак. Уеннарда 98 комплект медаль уйнатыла: беренчеләр - иртәгә.

Сочида кышкы Уеннарда 1254 медаль тапшыру күздә тотыла: 768е - Олимпиада призерларына, 486сы - паралимпиячеләргә. Өстәмә рәвештә тагын 82 медаль эзерләп куелганлыгы билгеле. Гомумән алганда, медальләр коюга 2,5 кг саф алтын, 2000 кг көмеш, 700 кг бронза сарыф ителгән.

Олимпия уеннарында Россия исеменнән 225 спортчы катнаша. Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 8 спортчы керде, бу - хоккейчылар Илья Никулин, Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Александр Свитов, чаңгыда ике төр ярыш буенча Нияз Нәбиев һәм Иван Панин, чаңгычылар Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова.

Олимпиаданың ачылу тантанасы сәгать 20.14тә башлана. Шул рәвешле, узган елның 7 октябрендә Мәскәүдә старт алган Олимпия уты эстафетасы Россия Федерациясенең барлык 83 субъектында булып һәм факелы галәм киңлегенә дә чыгып, уты дөньяның иң тирән күле Байкал төбенә төшеп, Эльбрус тавына менеп һәм Төньяк котыпны урап, 123 көн дәвамында 40 мең чакрымнан артык Олимпия тарихында иң озын юл узганнан соң, Сочиның "Фишт" Олимпиада стадионындагы касәгә килеп "куна" һәм Уеннар башлануына РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан рәсми старт бирелә. Ачылу тантанасы алдыннан сәгать 19.00 тамашачыларны шоу көтә, аны гомуммәгълүм Иван Ургант һәм Яна Чурикова алып бара.

Уеннар башлану тантанасында Россия флагын алып бару бобслейчы Александр Зубковка ышанып тапшырылган. Дөрес, Олимпия ярышлары 6сыннан бирле бара.

Казан халкы исә Россиядә беренче тапкыр уздырыла торган кышкы Олимпиаданың ачылу тантанасын "Кazan-Arena "стадионының медиафасадында тамаша кыла алачак.

XI Паралимпия уеннары эстафетасына 26 февральдә старт бирелә, уеннар ачылышы 7 мартка, ябылышы 16сына билгеләнгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса