Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Безнең Рафаэль бронза алган

Польшада армспорт буенча I дөнья чемпионаты тәмамланды.

Инвалид-спортчылар катнашкан бу чарада кул көрәше буенча иң көчлеләр катнашкан. Россия данын яклаучы 5 кеше татарстанлы. Аларның берсе исә Әлмәттән.

65 кг га хәтле спортчылар арасында 30 яшьлек Рафаэль Хәйретдинов бронзага ия булган. "Бразилия вәкиле белән алышта дөрес тактика сайлаган булсам, көмешкә дә дәгъвә итә алган булыр идем", - ди әлмәтле Рафаэль.

Армспорт белән ул балачактан мавыга икән. Ләкин ныклап шөгельләнә башлавы әле күптән түгел генә, 3 ел элек башланган. Башта үзлегеннән өендә махсус тренажерда шөгельләнә. Акрынлап шәһәр, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә чыгыш ясый башлый. Күршесе терәк-хәрәкәт аппараты инвалидлары арасында узган чаңгы буенча дөнья кубогы җиңүчесе Рамил Илалетдиновны ул үрнәк итеп алган.

Рафаэль үзе 21 ел элек умырткасын имгәтә. Ләкин бу вакыйга аның рухын сындырмый. Ә киресенчә, ныгыта гына. Көн саен 3 әр сәгатенул тренировкага багышлый. Төшкә кадәр өендә мөстәкыйль рәвештә, кичке якта залда тренер белән шөгельләнә. Үзе руль артында йөри. Машина аның өчен хәрәкәт чарасы гына түгел, яшәешен тәэмин итү мөмкинлеге.

- Көнгә 2-3 сәгать таксист булып эшлим. Шуннан артыгы түгел, калган вакытны тренировкада уздырам , - ди спортчы.

Польшада узган дөнья чемпионатында җиңү аңа 2015 елда Сочида узачак шундый ук бәйгегә юллама бирә. Рафаэль Хәйретдиновның максаты - 2016 елда Бразилиядә узачак паралимпия уеннары. Гаиләсе һәм дуслары аның бу максаты гамәлгә ашасына өметләнә. Нигезсез түгел. Рафаэльгә ышану һәм корыч ихтыяр хас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса