Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Авыл яшьләре спартакиадасы быел Тайсуганда булачак

46 нчы авыл яшьләре спартакиадасының финалы быел 28 февраль көнне Тайсуган авыл җирлегендә узачак.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла. Финалда гер спорты, өстәл теннисы, милли көрәш, чаңгы узышы, шашка һәм шахмат, армспорт буенча шәхси зачет ярышлары узачак.

Спартакиададан тыш, тайсуганлыларны тагын бер күңелле вакыйга көтә. Ярышлар башланганчы авылда Мәдәният йорты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачачак. Бу максатларга дәүләт программасы буенча ике миллион сумнан артык акча тотылган. Мәдәният йортының тәрәзә һәм ишекләре алыштырылган, фасады җылытылган, түбәсе яңартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса