Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр аркан тартышуда беренчелекне яулады

Әлмәт медикларының сентябрьдә старт алачак чираттагы спартакиадасына бөгелмәлеләр дә кушыла. Бу хакта дәвалау учреҗдениеләре җитәкчеләре X спартакиаданың соңгы ярышларын тамаша кылырга килгәч килеште.

Әлмәт табибларының спортта көч сынашканын бу юлы Бөгелмәдән тыш, Зәй һәм Урыссудагы хезмәттәшләре дә күзәтте.

Ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Елена Багаеваны спорт мәйданнарында даими күрергә була. Бер ишләрендә, шул исәптән Универсиада һәм Сочи Олимпиадасы кебек мәртәбәле уеннарда ул спортчыларга беренче ярдәм күрсәтүче буларак катнашса, икенчеләрендә үзен оста уенчы буларак таныта.

- Миңа спорт ярышларында белгеч буларак та, уенчы буларак катнашу да ошый, - дип искәртте Елена Багаева аркан тартышу буенча ярышка әзерләнгәндә. Аның сүзләренчә, ул спортның аеруча волейбол төрен үз итә. Елена катнашкан ярышларда команданың 1 нче урынны кулдан ычкындырганы юк әле. Менә бу ярышлар стартына да ул шундый кәеф белән басты.

Әлмәт медикларының Х юбилей спартакиадасы узган елның сентябрендә җиңел атлетика ярышлары белән башланган иде. Ел дәвамында алар волейбол, бильярд, өстәл теннисы, чаңгы ярышы, җиңел атлетика, шахмат, йөзү, ату кебек спортның 11 төре буенча араларыннан иң кыю, көчле һәм җитезне ачыклады. Ә җитезлек табиб һәм шәфкать туташлары өчен зарури. Нәкъ шушы сыйфат ярдәмне вакытлы, дәвалауны нәтиҗәле итә дә.

Гадәт буенча медиклар ярышларны тамашачы өчен дә кызыклы, командаларның үзләрендә дә азарт уята торган һәм күренешле тамаша - аркан тартышу белән тәмамлады. Әлеге бәйгедә өстенлек өчен тугыз хатын-кыз һәм биш ир-ат, барлыгы 14 команда көч сынашты. Кызу һәм кискен көрәштә ике төркемдә дә ашыгыч ярдәм станциясе командаларына тиңнәр булмады. Ир-атлар арасында пьедесталның икенче баскычына Әлмәт стоматология поликлиникасы командасы күтәрелде. Өченче урында - медсанчасть хезмәткәрләре. "Көчсез" затлар арасында үзәк район хастаханәсе кызлары "көмеш", тире-венерология диспансеры командасы "бронза"га лаек булды.

Элек-электән "физкультура һәм спорт медицина хезмәткәрләренең тугры юлдашы гына түгел, ышанычлы дусты һәм союздашы булырга тиеш" дип әйтә килделәр. Х спартакиаданың соңгы алышын карарга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та: "Саулык өчен көрәшнең үзебездән башлануына сез ачык мисал", - дип ассызыклады.

Бүгенге көндә Әлмәтнең сәламәтлек саклау тармагында өч мең ярымга якын кеше хезмәт куя. Шуларның 1500 е спорт белән даими шөгыльләнә. Медицина хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы", "Татарстанның чаңгы юлы" чараларында катнашмый калмыйлар. Шәһәр, төбәк һәм республика күләмендә оештырылган спорт ярышларында да актив чыгыш ясап, призлы урыннар яулыйлар. Спартакиада исә медикларның спорт тормышын тагын да активлаштырып җибәрде. Бөгелмә, Зәй, Урыссу хастаханәләре баш табиблары ярышларны күзәткәндә хезмәттәшләре башлангычына көнләшүләрен әйтте.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса