Америка спортчысы Сочида кызык хәлләргә тарыган
АКШ җыелма командасы әгъзасы, бобслейчы Джонни Куинн белән бер-бер артлы ике кызык хәл килеп чыккан.
Беренчесендә ул үзенең кунакханә номерында ванна бүлмәсендә бикләнеп калган. Телефонын үзе белән алмаганлыктан, аңа ярдәм көтәргә туры килмәгән - башка чарасы булмагач, ванна бүлмәсе ишеген ватып ачкан.
Шушы көннәрдә егет белән тагын бер хәл килеп чыккан - ул һәм аның командадашы, шулай ук команданың техник директоры утырган лифт туктап калган. Бу юлы инде егеткә көчен кулланырга туры килмәгән - аларны тиз арада коткарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа