Әлмәт таңнары

“Ак Барс” сакчысы Канада җыелма командасы җанатарын имгәткән

Әлеге вакыйга МЧМ финал матчы барышында, Канада җыелма командасының җиңүеннән соң (5:4) килеп чыкты.

Океан арты массакүләм мәгълүмат чараларында шушындый исем астында басмалар дөнья күрде. Репортерлар Россия уенчысының трибунага кәшәкә ыргытуын язарга ашыкты.

Реклама

Әлеге вакыйга МЧМ финал матчы барышында, Канада җыелма командасының җиңүеннән соң (5:4) килеп чыкты. Көндәш команда җанатарлары утырган трибунага "Ак Барс" хоккейчысы, 19 яшьлек Зият Пайгин кәшәкә ыргытты. Матчтан соң, рәсми беркетмәдә аның 20 минутлык штрафка "лаек булуы" турында язма теркәлде.

Канада журналистлары Пайгинның җанатарны имгәтүе турында язды, әмма әлегә андый дәлилләр юк. Моннан тыш, җанатар кәшәкәнең аңа эләкмәвен һәм бернинди дә зыян китермәвен хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: